16 апрель 2026 материаллары
-
Җәмгыять
Татар теленнән халыкара олимпиаданың Гран-При ияләре: «Барысы да гаиләдән башлана»
Татар теле һәм әдәбияты буенча XIII Халыкара олимпиаданың Гран-при ияләре билгеле булды. Алар – Казаннан Мөслимә Адиева, Пермь краеннан Нәргиз Монасыйпов һәм Төркиядән Нурбикә Нәҗипова. Бәйгедә барлыгы илнең 30 төбәгеннән һәм 5 чит илдән 500 бала катнашкан.
-
Яңалыклар
Татарстанда төбәк юлларында чокырларны ремонтлау башланды
Татарстанда төбәк юлларында кайнар асфальт-бетон кулланып чокырларны ремонтлау башланды. Барлыгы якынча 400 мең кв. метр мәйданны ремонтларга кирәк, дип хәбәр итте ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Татарстанда сәгатьне алыштыру мәсьәләсе буенча референдум уздырырга тәкъдим иттеләр
Дәүләт Советы утырышында депутат Альберт Яһудин сәгатьне алыштыру мәсьәләсе буенча референдум уздырырга тәкъдим иткән.
-
Яңалыклар
2026 елның өч аенда Татарстанда мошенниклар 1 миллиард 200 меңнән артык акча үзләштергән
Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкил Рәдис Йосыпов хәбәр итте.
-
Яңалыклар
1 сентябрьдән мәктәпләрдә ясалма фәһем түгәрәкләре эшли башлаячак
2026-2030 елларга исәпләнгән Татарстанда ясалма фәһемне үстерү программасы кысасында, республикадагы инженерлык юнәлешендәге 100 мәктәптә ясалма фәһем түгәрәкләре эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин әйтте.
-
МӨҺИМ
Ярты юлда: «Ак Барс» Гагарин Кубогының ярымфиналына чыкты
Фаразлар чынга ашмый торган вакыт.
-
Яңалыклар
Татарстанда информатика укытучыларын ясалма фәһемгә өйрәтәчәкләр
2026-2030 елларга исәпләнгән Татарстанда ясалма фәһемне үстерү программасы кысасында, быел информатика укытучыларын ясалма фәһем белән эшләргә өйрәтәчәкләр. Бу хакта Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин әйтте.
-
Яңалыклар
Татарстанда быел ясалма фәһемне үстерүгә 1 млрд сум акча бүлеп биреләчәк
Татарстанда быел ясалма фәһемне үстерү программасына 1 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин әйтте.
-
Яңалыклар
Казанда башлангыч сыйныф укучысы мәктәп тәрәзәсеннән егылып төшкән
Казанның 98 нче мәктәбе тәрәзәсеннән бер укучы егылып төшкән. «Татар-информ» язганча, 4 нче сыйныфта укучы малай 3 нче каттан егылган.
-
Яңалыклар
Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» волейбол командасына 5 миллион сумлык сертификат тапшырды
Бүген Казан Кремле бинасында Казаның «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол командасын бүләкләү тантанасы узды.
-
Җәмгыять
«Апуш»лылар уйландыра, көлдерә, елата
13 һәм 14 апрель көннәрендә Камал театры бинасында «Апуш» балалар театр студиясе чираттагы премьераны тәкъдим итте. «13» дип исемләнгән спектакль бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатына багышланган.
-
Яңалыклар
Мәктәптә өй эшләрен ясалма фәһем тикшерә башларга мөмкин
Татарстанда мәктәпләрдә өй эшләрен һәм контроль эшләрне тикшерү өчен ясалма фәһемнән файдалана башларга ниятлиләр. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов әйтте.
-
Яңалыклар
МАХ аша юл йөрүгә ташламаны раслау мөмкинлеге пәйда булачак
Россия транспорт министры Андрей Никитин «Автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте транспортында пассажирлар һәм багаж йөртү кагыйдәләрен раслау турында» боерыкка кул куйган.
-
Яңалыклар
Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар сөенечле яңалык белән уртаклашты
Татарстанның атказанган артисты Алия Төхвәтуллина социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә сөенечле яңалыгын әйтте: озакламый аларның гаиләсендә ишәю көтелә.
-
Яңалыклар
Татарстанда өченче атна рәттән бензин кыйммәтләнә
Татарстанда өченче атна рәттән бензин кыйммәтләнә. 7-13 апрель көннәрендә АИ-92, АИ-95 һәм дизель бәяләре артты. Бу хакта Росстат мәгълүматлары сөйли.